Бүген Россия Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә

2022 елның 31 июле, якшәмбе

Хөрмәтле Зеленодольск шәһәре яшәүчеләре, диңгезчеләр, кораб төзүчеләр һәм Хәрби-диңгез флоты ветераннары!

Сезне чын күңелдән Хәрби-диңгез флоты көне белән котлыйм!

Зеленодольск шәһәренең хәрби-диңгез флотын ныгытуга һәм үстерүгә турыдан-туры катнашы бар, Горький исемендәге заводта хәрби суднолар төзиләр, алар илебез иминлеген горурлык белән тәэмин итәләр.

Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм сугышчан рухыгыз Зеленодольск, республика һәм илебез милли иминлегенең нигезе булды һәм булачак.

Бу бәйрәм көнендә яшьләргә хәрби диңгез кардәшлегенең иң яхшы традицияләрен тапшыручы, хезмәткә җаваплы караш тәрбияләүче ветераннарга аерым рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләгездә иминлек һәм уңышлы хезмәт итүегезне телим! Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ярдәме сезгә барлык башлангычларыгызда һәм эшләрегездә ярдәм итсен!

Зеленодольск муниципаль районы Башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International