2022 елның 09 мартындагы 48 номерлы «Физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә, 14 марттан капитал амнистиясенең дүртенче этабы башланды.
Программаның максаты – физик затларның, шул исәптән Россия Федерациясеннән читтә дә, капиталы һәм мөлкәте сакланышына хокукый гарантияләрне тәэмин итү.
Ирекле декларациянең яңа этабы кайбер аермалы сыйфатларга ия: әгәр амнистиянең алдагы этапларында кыйммәтле кәгазьләрне, чит ил оешмаларында катнашу өлешләрен, чит ил банкларында счетларда акчаларны, шулай ук контрольдә тотучы чит ил компанияләрен декларацияләргә мөмкин булса, дүртенче этап кысаларында кулдагы акча һәм башка финанс активларын декларацияләргә мөмкин.
Шулай итеп, акцияләргә яки облигацияләргә өстәп, мәсәлән, тудырылган финанс коралларын декларацияләргә мөмкин булачак. Шул ук вакытта гарантияләрне бирү шарты булып акча һәм финанс активларын Россия банклары һәм финанс базары оешмалары счетларына күчерү тора.
Закон нигезендә мөлкәтне һәм счетларны ирекле рәвештә декларацияләгән кешеләр үз капиталларының сакланышына хокукый гарантияләр ала, шул исәптән Россия Федерациясеннән тыш, шулай ук җинаять, административ һәм салым җаваплылыгыннан азат ителәләр. Махсус декларацияләрне кабул итү теләсә нинди территориаль салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында 2023 елның 28 февраленә кадәр башкарыла. Салым органына шәхси визиты вакытында декларацияне декларант үзе яки аның нотариаль расланган ышаныч кәгазе белән вәкаләтле вәкиле тапшырырга мөмкин, почта аша җибәрелгән декларацияләр кабул ителми.
Потенциаль декларантларга уңайлы булсын өчен Федераль салым хезмәте сайтында чит ил активларын ирекле декларацияләүдә промостраница булдырылган, анда кирәкле барлык норматив документлар, декларация һәм белдерү формалары, шулай ук аларны тутыру тәртибе тәкъдим ителгән.