16 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2022 елның 9 августы, сишәмбе

16 августта 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 й.) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләренең «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташу аша үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә республика халкына алдан ук 8 (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International