Ел саен, 2009 елдан башлап, Министрлык «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәмендә «Югарыга!» республика конкурсы гамәлгә ашырыла. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.
2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар конкурс сайтында http://www.rezervrt.ru/vverx/ кабул ителә.
2022 елда конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, республиканың дәүләт телләрен белүче, ике гражданлыгы булмаган, Россия Федерациясенең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар булырга мөмкин.
Конкурс этаплап үткәрелә. Беренче этап кысаларында заявка кампаниясе һәм тутырылган анкеталар буенча кандидатларны читтән торып сайлап алу бара. Икенче этап кысаларында конкурсантлар өчен үсеп килүче программа, конкурс процедуралары һәм стажировка узачак. Өченче этапта республика җитәкчелеге катнашында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу һәм профильле министрлар белән шәхсән очрашу, шулай ук файдалы танышу һәм фикердәшләрнең ышанычлы командасы булдырырга мөмкинлек алачаклар.
Конкурсны уздыру турында тулырак мәгълүмат Конкурс сайтында http://www.rezervrt.ru/vverx/ урнаштырылган. Проект турында нигезләмә, мәгълүмати белешмә Кушымтада.