Шимбә көнне, 20 августта, Кече Шырдан авылында бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның үлеменә 120 ел һәм мәчеткә нигез салынуга 5 ел булуга багышланган чара узачак.
Чара кысаларында изгеләр зиратында Коръән, Каюм Насыйри исемендәге мәчеттә намаз укылачак, шулай ук Кече Шырдан авылы тарихи урыннарына экскурсия булачак. Чара иртәнге сәгать 10:00да башлана.
Моннан тыш, хәзер «Шүрәледә кунакта» проекты кысаларында туристик маршрутны дәвам итү буенча эшләр бара, ул Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Маршрутның беренче өлешендә Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри әсәрләре персонажларының агач скульптуралары белән әкияти сукмак барлыкка киләчәк һәм уникаль буа торгызылачак. Олы Ачасыр авылында маршрутның икенче өлешендә архитектура-этнография комплексында чүлмәк ясау осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.