«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 19 августында иртәнге сәгать 06.00 кичке сәгать 18.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 августында иртән һәм көндез урыны белән көнчыгыштан секундына 15 м/с кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балалар караусыз калырга тиеш түгел.
2. Әгәр урамда көчле җил чыккан икән, җир асты кичүләрендә яки подъезд биналарында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.
6. Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудыра ала. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз ябарга кирәк, лоджий һәм балконнардан тышкы якка төшеп кала ала торган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш урыны биналарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"
8 (843) 288-46-96
Баш идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлеккә актив интернет-сылтама булуы мәҗбүри!