Зеленодольск шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең 1 секциясе уза

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Пленар утырышта ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук Татарстанның барлык районнарыннан 40тан артык Башкарма комитет җитәкчеләре катнаша.

"Татарстан Республикасында дәүләт белем бирү сәясәтен гамәлгә ашыру" утырышы Зеленодольск шәһәренең Мирный микрорайонындагы яңа Мәдәни үсеш үзәгендә уза. Исегезгә төшерәбез, объект "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелгән иде.

Төп темалар арасында-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге, мәгариф учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик иминлек, балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International