Зеленодольск районында яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларын проектлаштыру бара

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Үзгәрешләр республиканың иң эре җирлекләренә – Васильево һәм Осиново бистәләренә кагылачак.

Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында,  Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев үз докладында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы  Президентының  Васильеводагы социаль-икътисади  үсеш буенча йөкләмәләре кысаларында бистәдә ике балалар бакчасы проектлана.

Моннан тыш, Осиново авылында 1224 урынга исәпләнгән яңа лицей һәм 360 урынга исәпләнгән балалар бакчасы проектлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International