Зеленодольск шәһәрендә "Куркынычсыз күчеш" акциясе узды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Акция «Игътибар-балалар» профилактик чарасы кысаларында Юность урамы, 3 йорт (1нче Лицей) һәм Ленин урамы, 51 йорт янында җәяүлеләр кичүе янында үткәрелде.

Анда «Әтиләр советы» сәркатибе Антон Попов, Зеленодольск Советы депутаты Ирина Фесенко, «Бердәм Россия» партиясенең Зеленодольск җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече Анна Горшенина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Юлия Леонтьева катнашты.


Оештыручылар җәяүлеләр өчен генә юл аркылы чыгу кирәклеген искә төшерделәр һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеген аңлаттылар.

Барлык катнашучыларга да чараны оештыручылар тематик белешмәлекләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International