Зеленодольск шәһәрендә яшәүчеләрне «Зөя ухасы» («Зөя балык ашы») гастрономия фестиваленә чакыралар

2022 елның 23 августы, сишәмбе

"Зөя утрау-шәһәрлеге" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы  4 сентябрьдә барлык тәмле ашарга яратучыларны һәм вакытны  яхшы үткәрергә теләүчеләрне  "Зөя ухасы" гастрономия фестиваленә чакыра.


Сезне балык тоту, костюмлы йөреш, иң тәмле балык ашы әзерләү конкурсы, ТР пешекчеләр гильдиясе кулинария мастер-класслары көтә.

Фестивальнең хедлайнеры- «Голос-2» проекты финалисты, Zventa Sventana төркеме лидеры Тина Кузнецова.

Килми калмагыз!

Фестиваль программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International