Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ бар, ул урман тармагы өчен кадрлар әзерләүче булып тора.
Хәзерге вакытта көллияттә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты-3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Белгечлек буенча белем алудан тыш, студентлар өстәмә һөнәрләргә өйрәнә: урманчы, яшел төзелеш эшчесе, кассир, урман аударучы, тракторчы, лозадан нәфис эшләнмәләр ясау.
Көллияттә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман кишәрлеге бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.