Ел саен уку елы башланыр алдыннан шәһәр төзелеше предприятиесе җитәкчелеге булачак беренче сыйныф укучылары өчен концерт программасы һәм кирәкле канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшыру белән бәйрәм үткәрә.
Зеленодольск районы башлыгы исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин котлады:
- Быел Зеленодольск районында беренче сыйныфка барлыгы ике мең өч йөз беренче сыйныф укучысы барачак, шуларның 118е Серго заводында эшләүче әти-әниләрнең балалары. Сезне, кадерле балалар, ата-аналар, бу бәйрәм белән котлыйм. Мин ышанам ки, алда сезне искиткеч мәктәп еллары көтә һәм алар өчен менә шушы көн старт булсын! Нык сәламәтлек һәм укуда уңышлар! Хәерле юл сезгә!
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында компания инде 1800дән артык беренче сыйныф укучылары гаиләсенә ярдәм итте.