28 августта Зөя Богородица-Успение соборын торгызуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналар узачак

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Зөя​ монастыренең Успение соборындагы илаһи литургияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкли. Хезмәт сәгать тугызда башлана.

Гыйбадәт кылудан соң,  Зөя утрау-шәһәре территориясендә парк ачылачак. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, архипастырлар, Татарстан митрополиясе руханилары һәм миряннары катнашачак.

Зөя Богородица монастыренә 1555 елда Казан епархиясе оешмасы белән бер үк вакытта нигез салына. Монастырьгә нигез салучы һәм аның беренче настоятеле-изге Герман, Казан архиепископы.

2010 елдан Зөяне төзекләндерү һәм үстерү Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән бергә Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу белән Республика фонды шөгыльләнә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International