Иҗат үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Зеленодольск шәһәренең булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов, шәһәр Советы депутаты Евгений Жирков һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның ярдәмчесе Валерия Кузнецова тапшырдылар.

 

- Мәктәп кеше тормышында бик кызыклы һәм мөһим этап. Биредә сезнең өчен барысы да яңа: белем, ачышлар, дуслар. Мин сезнең һәрберегезгә мәктәпкә рәхәтләнеп йөрүегезне һәм әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән сөендерүегезне телим. Ышанам, сезнең барысы да килеп чыгачак! - дип котлады балаларны Ренат Мистахов.

Балаларны шулай ук Зеленодольск шәһәренең ЮХИДИ башлыгы Рамил Идиятуллин котлады. Ул балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында китаплар бүләк итте.

Иҗат үзәге булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Аккорд" ансамбле һәм "Аксиома" дуэты ("АнтошкиLand" вокал студиясе) музыкаль уеннар һәм музыкаль бүләкләр белән концерт программасы әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International