Бүген Зеленодольск шәһәрендә Зеленодольск шәһәре Советының XVI сессиясе узды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - "Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге" индустриаль паркын үстерү. Доклад белән ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин чыгыш ясады.
Проектларга салынган акчаның гомуми бәясе 8,5 миллиард - KazanExpress, «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы һәм Татарстан Республикасында заманча тротуар плиткасы җитештерү заводы.
- Бу-Идел аръягы зонасын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк үсеш ноктасы. 2027-2028 елга әлеге предприятиеләрдә 30 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк. Безнең өчен халыкны эш урыннары белән тәэмин итү бик мөһим, - дип билгеләп үтте Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев.
Бүгенге көндә Идел аръягы зонасында 16 мең кеше яши, аларның 7 меңе эшкә яраклы, бары тик 1,5 меңе генә районда яшәү урыны буенча эшли.