Зеленодольск шәһәре спортчысы Наилә Ибраһимова WKC каратэ буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры булды.
XIV чемпионат һәм дөнья беренчелеге Россиянең WKC каратэ Федерациясе мәйданчыгында узды.
Турнир Новочебоксарда 9-21 августта 15 илдән һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык спортчыны җыйды.
Зеленодольск шәһәрен әлеге зур халыкара ярышларда ике спортчы – Наилә Ибраһимова (14 яшь) һәм Әмир Мөхетдинов (9 яшь) тәкъдим итте. Наилә 1нче лицейда, Әмир 5нче гимназиядә укый, икесе дә каратэ белән М.Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә урнашкан секциядә шөгыльләнә.
Наилә Ибраһимова санбон кумитэ (50 кг) 14-15 яшьлек кызлар арасында дөнья беренчелегендә икенче урын һәм көмеш медаль яулады.