Успение соборындагы бәйрәм литургиясен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде. Бәйрәм гыйбадәте борынгы собор каршындагы мәйданда трансляцияләнде.
Гыйбадәт кылудан соң кунакларга территориядә ачылган яңа паркны күрсәттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Зөя Богородица монастыренә 1555 елда Казан епархиясе оешмасы белән бер үк вакытта нигез салына.
2010 елдан Зөяне төзекләндерү һәм үстерү Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән бергә Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу белән Республика фонды шөгыльләнә башлады.