Зеленодольск шәһәрендә яшәүчеләрне “Җиңү диктанты” нда катнашырга чакыралар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 3 сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант — «Җиңү диктанты» узачак. Әлеге акция 2019 елдан бирле «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында башланып китте.

Акциянең асылы - яшьләргә тарихи грамоталылыкны арттыру һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Бөек Ватан сугышы тарихы белемнәрен тикшерү. Ул укучыларда, яшьләрдә, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарында илебезнең героик үткәне вакыйгаларына карата кызыксыну уятырга, ата-бабаларыбызның онытылган батырлыклары турында өстәмә мәгълүматны өйрәнергә тиеш. Мондый чараларны уздыру, килеп туган халыкара сәяси ситуацияне исәпкә алып, аеруча актуальләшә бара.

Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант үткәрүнең төбәк мәйданчыклары турында мәгълүмат-2022 елда “Җиңү диктанты” кушымтасында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International