Янгын куркынычы югары булган шартларда Зеленодольск районы ГТХМ хезмәткәрләре профилактик рейдларга чыктылар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары 8 янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә учаклар яндыруны кисәтү буенча рейдлар үткәрә.

Оператив төркемнәр районның шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен йөреп чыгалар.

30 градуслы челләдә, теләсә кайсы сүндерелмәгән тәмәке төпчеге җитди янгын сәбәбе булырга мөмкин.

-Исегезгә төшерәбез, гомуми файдаланудагы җирләрдә, шулай ук шәхси йортлар территорияләрендә учак ягу, махсус җиһазландырылган урыннардан тыш ашау өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп - чар, үлән, яфрак һәм башка калдыклар, материаллар яки әйберләр яндыру тыела, - дип шәрехли ЗМР буенча Гддпр башлыгы урынбасары Алексей Лузанов.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр; юридик затларга – 300 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр административ штраф салына яки кисәтү ясала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International