Дистә еллар буе үз кишәрлегенә, йортына, объектларына ия булган гражданнар бар, аларның объектларына беркем дә дәгъва итми, шуңа күрә аларның күбесе күчемсез мөлкәтне теркәү дә кирәк түгел дип саный.
Бу алай түгел!
Беренчедән, милек хокукы хокукны дәүләт теркәвенә алганнан бирле барлыкка килә. Милек хокукы теркәлмәгән очракта, күчемсез мөлкәт объекты хуҗасы аны сатарга, бүләк итәргә, васыять бирергә, арендага бирергә хокуклы түгел. Мондый күчемсез мөлкәт объекты мирас буенча күчмәячәк.
Икенчедән, хокукларны теркәү-милекне мошенниклардан саклау. Бүгенге көндә алдау төрләре көн саен арта бара. Мәсәлән, документлар ясап, мошенниклар сезне милектән мәхрүм итә алалар. Милек хокукы ЕГРНга теркәлгән булса, милекче, күп функцияле үзәккә тиешле гариза биреп, үзенә караган күчемсез мөлкәт объекты белән шәхси катнашыннан башка килешүләр төзүне тыярга мөмкин.
Моннан тыш, күчемсез мөлкәтне теркәү барышында, ЕГРНга хокук иясенең контакт мәгълүматлары кертелә, бу исә Татарстан Росреестрына милекче адресына төрле хәбәрнамәләр җибәрергә мөмкинлек бирә. Шулай ук хокукка ия булу җир кишәрлекләренә ия булучылар белән чиктәш җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерергә мөмкинлек бирә, ягъни теркәлгән хокук шулай ук күршеләр белән бәхәс булган очракта, үзен якларга ярдәм итәчәк.
Өченчедән, төзелмәле кишәрлек дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен алынганда (әйтик, юл салу өчен), хуҗасы теркәлмәгән күчемсез мөлкәт өчен компенсация ала алмаячак. Шулай ук табигый һәм техноген, янгын, су басу һ.б. катаклизмнарны да искәртеп булмый. Бу очракларда компенсация һәм страховка түләүләрен объект мөлкәтческе генә таләп итә ала.
Дүртенчедән, документлар юкка чыга ала һәм аларны суд тәртибендә генә яңадан торгызырга мөмкин. Ә хокуклары теркәлгән булса, документларның күчермәсен теләсә кайсы вакытта алырга була.
Бишенчедән, ешрак гражданнар, салым түләмәс өчен, үзләренең күчемсез мөлкәткә хокукларын рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итмиләр. Әмма хәзерге вакытта муниципалитетлар күчемсез мөлкәт объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә хокукларын теркәүдән кача торган хокук ияләрен ачыклау буенча эш алып бара. Аларны ачыклаганда мәгълүмат Росреестрга тиешле белешмәләр кертү өчен җибәрелә. Мондый мәгълүматларны ЕГРНга кертү хокукны дәүләт теркәвенә тиңләми, әмма алдагы салым салу өчен нигез булачак.
Хокук иясе ачыкланмаган очракта, җирле үзидарә органы мондый күчемсез мөлкәт объектына карата аны хуҗасыз дип тану процедурасын алга таба муниципаль милеккә рәсмиләштерү белән башлап җибәрергә хокуклы.
Шулай итеп, хокукларны теркәү-гражданнарның үз мәнфәгатьләрендә!