Зеленодольск районы мәктәпләрендә азык-төлек блоклары 61,3 миллион сумга ремонтланган

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген Михаил Афанасьев тикшерде.

Бүген Зеленодольск районы башлыгы җәй көне азык-төлек блок ремонты үткәрелгән 4 мәктәптә булды: 5, 7нче шәһәр мәктәпләре, Әйшә урта мәктәбе һәм 2нче Васильево мәктәбе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгысы танымаслык булып үзгәрде - монда күптән көтелгән капремонт үткәрелде.

 - Уку процессында балаларыбызның туклануын оештыруга аерым игътибар бирергә кирәк: уңайлы шартлар, заманча дизайн, тулы техник җиһазлар. Вакыт узу белән без шәһәр һәм районның калган мәктәпләрен колачларга тырышачакбыз - бу - беренче бурычыбыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ашханә хезмәткәрләре яңартылган ашханәгә аеруча шатландылар.Алар сүзләренчә, "булган" ашханә һәм "хәзерге”  ашханә арасындагы аерма шулкадәр зур ки, хәзер мәктәп ашханәсе (туклану залы) Татарстан башкаласының иң яхшы кафеларын хәтерләтә.

Азык-төлек блок ремонтлауның гомуми бәясе якынча 61,3 миллион сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International