Зеленодольск районы мәктәпләрендә Белем көнен каршылыйлар!

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдә укучылар ата - аналар белән берлектә көзнең иң мөһим бәйрәмен - Белем көнен каршылыйлар.  Зеленодольск шәһәренең Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицее укучылары өчен бүген икеләтә бәйрәм, чөнки биредә беренче тапкыр кыңгырау яңгырады. Балаларны бәйрәм белән шәһәр мэры Михаил Афанасьев котлады.

  - Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар! Сезне Белем көне белән котлыйм! Зеленодольск районында 18 меңнән артык мәктәп укучысы бар, шуларның 2236 сы - беренче сыйныф укучысы, 258 е-яңа лицейда белем алачак Сезгә, беренче чиратта, нык сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек телим, һәр көн яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән тулып торсын! Бәйрәм белән! – дип үзенең теләкләрен белдерде мэр.

    Тантаналы линейкадан соң укучыларны сыйныфларга озаттылар. Алда аларны иҗади дәресләр, күңелле үзгәрешләр, мәктәп тормышының онытылмас көннәре көтә. Хәерле юлга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International