Зеленодольск районы халкы Тинчурин театрының күчмә спектаклен карый ала

2022 елның 2 сентябре, җомга

2022 ел - Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу карар халык сәнгатен популярлаштыру һәм барлык халыкларның мәдәни традицияләрен һәм үзенчәлекләрен саклау максатыннан кабул ителде.

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры - Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларының берсе.

Театр татар мәдәниятен пропагандалау һәм үстерү макатыннан, Татарстан Республикасы буенча гына түгел, ә аннан читтә дә, Россиянең һәр төбәгенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, актив рәвештә гастрольләр белән йөри.

Театр репертуарында төп урынны милли драматургия алып тора. Быелгы сезонда театр үз тамашачыларын яңа заманча пьесалар белән куандырды.

“Пушкин картасы” проекты буенча Г.Камалның “Беренче театр” спектакелен Зеленодольск шәһәрендәге М.Горький исемендәге мәдәният йортында 2022 елның 21 сентябрендә 11:00 сәгатьтә һәм 29 сентябрьдә Васильево мәдәният йортында 11:00 сәгатьтә күрсәтү планлаштырыла. Зеленодольск шәһәре һәм Васильево бистәсе укучылары бу уникаль проекттан читтә калмаслар һәм актив катнашырлар дип өметләнәбез. Билетлар Тинчурин театрының рәсми сайты аша сатылачак, «Пушкин картасы» буенча билет бәясе – 400 сум.

Талантлы актер уены беркемне дә битараф калдыра алмый һәм тамашачыларга эмоциональ яктан ял итәргә һәм күп уңай һәм якты тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International