2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланды. Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы - ул салым түләүченең кассаларыннан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча санарга мөмкинлек бирә.
Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы белән биш кешедән артык булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана алачак, аларның еллык кереме 60 млн сумнан артмаска һәм төп керемнәренең бәясе 150 млн сумга кадәр булырга тиеш.
Яңа режимны әле генә теркәлгән оешмалар һәм эшкуарлар салым салуның автоматлаштырылган гадиләштергән системасына күчү турында хәбәр бирү аркылы куллана алалар. Гамәлдәге салым түләүчеләр дә бу системага керергә хокуклы, тик алар бу режимга 2023 елның 1 гыйнварыннан гына күчә алачак.
Салым түләүчегә салым салуның автоматлаштырылган гадиләштергән системасында «Керемнәр» салым салу объектының 8% салым ставкасын яки 20% ставкасы белән «Чыгымнар күләменә кимтелегән керемнәр” объектын сайларга тәкъдим ителә.
Яңа салым режимының төп өстенлекләре булып барлык социаль гарантияләрне саклап, (пенсия белән тәэмин итү, социаль һәм медицина иминияте) эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен иминият взносларын түләүдән азат итү, шулай ук җитештерү белән бәйле булмаган чыгымнарны киметү тора. Аерым алганда, салым хисабының һәм хисаплылыкның 10 формасы гамәлдән чыгарыла.
Салымнар контроль-касса һәм вәкаләтле банклар мәгълүматлары, шулай ук салым түләүчеләр тарафыннан кирәкле очракларда салым салуның автоматлаштырылган гадиләштергән системасының шәхси кабинетында кертелгән керемнәр турындагы белешмәләр нигезендә салым органнары тарафыннан мөстәкыйль исәпләнә.
Проектка иң зур биш банк тоташкан инде. Тулырак мәгълүматны ausn.nalog.gov.ru сайтында белергә була
Салым түләүчеләр өчен “Россия Федераль Салым хезмәтенең салым салуның автоматлаштырылган гадиләштергән системасы” дигән мобиль кушымтасы бар.
Татарстан Республикасының барлык салым органнарында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштергән системасының яңа махсус салым режимын тәкъдир итү буенча «ачык класслар» оештырылды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «ачык класслар»га чакыра.