Роспотребнадзор баланың грипп, ОРВИ яки мәктәптә яңа коронавирус инфекциясе белән авыру куркынычын киметергә ярдәм итүче гади кагыйдәләрне искә төшерә.
1. Балагызның мәктәп сумкаына антисептик салфеткалар салыгыз. Аларны бала мәктәпкә килгәннән соң кулларын эшкәртү өчен кулланырга мөмкин, шулай ук кирәк булса, төчкергәннән соң борынын сөртергә, йөткергәннән соң да кулана ала. Моннан тыш, алар белән телефон, өстәл, компьютер өстен дә сөртергә мөмкин.
2. Бала киеменә игътибар итегез. Алар мәктәпкә йөрү өчен иң мөһиме уңайлы булырга тиеш. Ул хәрәкәт иткәндә кысарга тиеш түгел, артык җылы яки бик җиңел булырга да тиеш түгел. Баланы һава торышына карап киендерегез. Балалар һәм яшүсмерләр өчен кием сайлаганда, табигый тукымаларга - мамык, йон, һ.б. өстенлек бирегез.
3. Алмаш аяк киеме турында онытмагыз. Бу сыйныф идәннәренең чиста булуына ярдәм итә. Моннан тыш, урамда йөргән авыр аяк киемнәренә караганда, җиңел аяк киеме белән ул үзен иркенрәк тотачак.
4. Баланың сәамәтлеген игътибар белән күзәтегез. Температурасы күтәрелсә баланы өйдә калдырыгыз һәм табип чакыртыгыз.
5. Балагызга мәктәпкә кергәндә үткәрелә торган «иртәнге фильтр» термометрия тикшерүен үтү вируслы авырулар таралуны тыярга ярдәм итүче мөһим процедура икәнен аңлатыгыз. Әгәр температура 37.0 С- тан югары булса, балага кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
6. Балага төчкергәндә борынын һәм авызын дөрес капларга өйрәтегез. Төчкерү һәм йөткерү вакытында борынны һәм авызны бер тапкыр кулланыла торган салфетка, кулъяулык белән капларга кирәк.
7. Балаларга кул юу мөһимлеге турында искәртегез - аеруча ашау алдыннан, бәдрәфкә барганнан соң, физкультура дәресләреннән соң, урамнан кайткач.
8. Балагызга кулларын дөрес юарга аңлатыгыз. Кул юу вакыты ким дигәндә 30 секунд булырга тиеш. Кулларны яхшылап юарга кирәк – куллар, бармаклар, бармаклар, кулларның өслекләре җылы су белән сабынлып яхшылап юыгыз һәм сөлге яки салфетка белән киптерегез. Шулай ук кул киптергечне дә кулланырга мөмкин.
9. Дөрес туклану - бала сәламәтлегенең нигезе. Онытмагыз, мәктәптәге кайнар аш – сәламәтлекнең нигезе, гармонияле үсеш, өзлексез иммунитет булдыру һәм баланың яхшы кәефе өчен кирәк.
10. Балаларның иселәренә төшерегез, тәнәфес вакытнда күз гимнастикасы, арка һәм муен мускулларын йомшарту өчен гади күнегүләр ясау файдалы.
11. Сыйныфта балалар булмаганда, дәресләр арасында, класста җилләтүне оештырырга кирәк. Онытмагыз, саф һава җитмәү иминлекне киметә һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы торуын киметә.
12. Балаларга дәрес вакытында физкультминутлар ясарга кушыгыз. Физкультминутлар дәрес башланганнан соң 25-30 минут узгач, кул, җилкә, гәүдә өчен, сулыш алу, күз гимнастикасы өчен күнегүләр ясау һәм бер-берсенә елмаю өчен эшләнергә мөмкин. Мондый кечкенә тәнәфесләр балаларга үзләрен яхшырак хис итәргә, югары эшкә сәләтлелекне сакларга, шулай итеп дәрес материалын уңышлы үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Исән булыгыз!