Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодол мэры Михаил Афанасьевның Ленин һәм Заикин урамнарын тулысынча ремонтлауга 2,5 км озынлыкта өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатен хуплады.
Быел республика бюджетыннан бу максатларга 200 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
- Безнең республика Президенты ярдәме белән без шәһәр өчен юл инфраструктурасын үстерү буенча бик кирәкле эшләрне башлап җибәрдек, - ди Зеленодол шәһәре мэры Михаил Афанасьев. Эшләр исемлегенә машиналар йөрү өлешенең өслеген, тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлау, юл кырендагы ташларны алыштыру һәм урнаштыру, электр челтәрләрен үзгәртеп кору, машина йөрү өлешен билгеләү керә.
Моннан тыш, Ленин урамында суүткәргеч алыштырылачак. Эшләрне октябрь ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Алга таба финанслау шарты белән, шулай ук проект буенча 2023-2024 елларда Гоголь, Карл Маркс, Октябрьский урамнарын капиталь ремонтлаячаклар.