Раифа Бистәсендәге Местечкода яшәүчеләрнең инициатив төркеме исеменнән депутатка җирле үзидарә депутаты Геннадий Прошин тыюлык территориясенән үтүче юлны төзекләндерүгә рөхсәт алуда кыенлыклар булуы турында мөрәҗәгать итте.
Бу юл бистәгә илтүче бердәнбер юл булып тора, әмма әгәр ремонт эшләре башкарылмаса, көзге һәм язгы чорда үтеп булмаслык хәлгә килә.
Максим Топилин булган документларны, юлның урнашу план-схемасын игътибар белән өйрәнде, мәсьәләне контрольгә алды. Киләчәктә Башкарма Хакимиятнең Федераль органнарында халыкны да канәгатьләндерерлек һәм экологик нормаларга да җавап бирерлек чишелеш табарга ярдәм итүче берничә консультация уздырырга ниятләвен әйтте.