Якшәмбе, 18 сентябрьдә, Зеленодольск районы Исаково авылында "Катык" этнофестивале ачылачак. Халык эчемлекләренең берсенә багышланган “тәмле чара” туган ягыбыз тарихыннан тамыр ала.
- Олы һәм Кече Шырдан авылларында гасырлар буе чын татар катыгы әзерләделәр. Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә дә катыкны искә ала. 1833 елда Шырдан катыгы белән Александр Сергеевич Пушкинны сыйлаганнар, дигән мәгълүмат та бар. Бүген уникаль рецепт буенча чын татар катыгын Олы Шырдандагы өч гаиләдә, шулай ук, музейда гына әзерли беләләр. Безнең бурыч - бу мирасны саклап калу, аңа яңа үсеш бирү, - ди "Татар авылы" музее директоры Минедамир Камальтдинов.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: Татарстан Республикасы, Чувашия һәм Марий Эл Республикасы фольклор төркемнәре чыгышы, катык әзерләү буенча мастер-класс һәм дегустация, халык осталары эшләнмәләре, фермер экопродуктлары ярминкәсе һәм башкалар булачак.
Башлана 10: 00 сәг. Читтә калмагыз!