Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин шәһәр хуҗалыгын норматив хәлдә тоту һәм шәһәр тулай торакларын ремонтлауга багышланган киңәшмә уздырды. Шәһәргә 33 элеккеге тулай торак бирелгән иде һәм аларның һәрберсен кичекмәстән ремонтларга кирәк. Александр Тыгин сүзләренә караганда, тулай торакларына вахта куйган, тулай торак советы оештырган, территориясе даими җыештырылган тулай торакларга беренче чиратта ремонт ясалачак. Быел ике йортта – Гастелло урамындагы 6нчы һәм Татарстан урамындагы 29нчы йортларга урнашкан тулай торакларда төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Шәџәр хуҗалыгы да район башкарма комитеты җитәкчесенең шәхси контролендә тора. Шәһәр урамнарын, ишегалларын җыештыруга Александр Тыгинның таләбе зурдан. Аның сүзләренә караганда, шәһәр башкарма комитетының бу мәсьәләгә игътибары җитеп бетми.
–Халыктан дәгъва булмаса, безгә иң яхшы бәя менә шул. Әлегә критика бар. Димәк, кайдадыр эшләп җиткермибез. Җир эшләренә ордерлар ябылмый, шәһәрдә яшәүчеләр бу безнең хата, дип билгели. Мин алар белән килешәм. Чүп түгүдә дә тәртип булырга тиеш, бигрәк тә шәхси секторда. Шәһәр баскычларын да күз уңыннан ычкындырырга ярамый, монда инде предприятиеләр дә булышырга тиеш.
Шәһәр күле дә тәртип урнаштыруны сорый. Шәһәр башкарма комитеты Александр Кияшко алдында шундый таләп куя. Шулай ук шәһәр зираты да пычрак.
–Сезнең анда җитәкче яңа, аңлатып бирегез. Бу бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр бер ул гына түгел, – диде Александр Васильевич.
Александр Тыгин сүзләренә караганда, 600 контейнер кую проблемасы да озакка сузылды.
–Тиздән җәй бетә бит инде. Ә сез моны кыш көне эшләргә җыенасызмы?– дип мөрәҗәгать итте ул Александр Кияшкога. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тиздән бу хәл ителәчәк, дип ышандырды.
–Шәһәр хуҗалыгына даими игътибар итеп торырга кирәк. Без барыбыз да бер шәһәрдә яшибез һәм безнең эшләп җиткермәвебезне кеше ачыктан-ачык биткә бәреп әйтү. Мин халыкны шәһәр хуҗалыгы хезмәтләренә гадел бәя бирергә чакырам, хәбәрләрегезне “Халык контроле” системасына фотолар белән җибәрегез. Сезнең актив позициягез – эшебезгә өстәмә стимул, – диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп.