Яңа Турада эшмәкәрләр белән киңәшмә булды

2013 елның 16 июле, сишәмбе


2013 елның 13 маенда янгын нәтиҗәсендә “Яңа Тура” технополисының беренче павильоны юкка чыкты. Бүгенге көндә монда вакытлыча сату мәйданы оештырылган.

Якын көннәрдә икенче павильон төзелеше төгәлләнәчәк.  Аны ачу алдыннан “Яңа Тура” технополисы” идарә компаниясе, “Азинт Кэпитал” компания-операторы җитәкчеләре янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр белән очрашты. Чарада эшмәкәрләр хокукын яклау  буенча ТР Президенты карамагындагы вәкил Т. Ногъманов, Зеленодол муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе А. Тыгин катнашты.

Очрашуның көн тәртибенә кичектергесез сораулар кертелгән: эшмәкәрләр белән “Азинт Кэпитал” идарә компаниясе арасындагы килешү мөнәсәбәтләре, икенче павильонда янгыннан зыян күргән  эшмәкәрләргә урын бирү, янгыннан зыян күргән эшмәкәрләрне тану, аларга республика хөкүмәтеннән ярдәм күрсәтү тәртипләре.

“Азинт Кэпитал” ширкәтенең үсеш һәм стратегик планлаштыру буенча директоры Имран Алиев сүзләренә караганда, эшмәкәрләргә аренда буенча килешүне төзүдә эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты карамагындагы вәкил Т.Ногъманов һәм Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының юридик хезмәте актив катнашкан. Шулай итеп, килешүнең соңгы версиясе беренче версиядәге күпсанлы хокук җитешсезлекләреннән азат.
Имран Алиев шулай ук, беренче павильондагы эшмәкәрләр икенче павильонда урын алганда өстенлекләрдән куллана ала. “Азинт Кэпитал” янгыннан күргән һәр сәүдәгәргә берәр сәүдә ячейкасы бирергә тырышып, җирле  эшмәкәрләргә һәм Россянең башка гражданнарына өстенлек бирәчәк, дип белдерде. Александр Тыгин исә атна дәвамында, килешүгә соңгы төзәтүләрне кертү  максатыннан, эшмәкәрләрдән язмача тәкъдимнәр җыярга тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International