Зеленодольск эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре 39 яшьлек хатынны һәм 44 яшьлек ирне җинаять өстендә тоткан. Аларда бер грамм тирәсе метадон табыла. Моннан тыш, наркотик матдәләр шикләнелүчеләрнең яшәү урыны буенча һәм алар карамагындагы «Рено» автомобилендә дә табылган.
Гаилә парыннан барлыгы 209 грамм метадон һәм 16 грамм мефедрон алынган. Шикләнелүчеләр полицейскийларга үз гаепләрен танып, акча эшләү нияте белән наркотиклар таратып йөрүләре турында сөйлиләр.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә («Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын җитештерү, сату яки җибәрү») җинаять эше кузгаткан.
Наркоконтроль хезмәткәрләре метадон белән агулануның күпчелек очраклары үлемгә китерә дип искәртә. Онытмагыз: наркотиклар кулланып, сез наркоманга әйләнәсез!
Әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм притоннар эчтәлеге белән бәйле җинаятьнең шаһиты булсагыз, тәүлек буе 02, 112 телефоннары яки 4-35-24 «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Алынган мәгълүмат тиз арада тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата тиешле җәза кулланылачак.