Уңышлы үткәрелгән профилактик чаралар- контроль-касса техникасын куллану тәртибен гомуми контрольдә тотуның мөһимлеген киметә

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссыз тәртип бозуларны булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемнәрне арттыру, законда билгеләнгән очракларда күләгә әйләнешен киметү хисабына  контроль-касса техникасын һәркайда кулану.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте территориясендә 5200дән артык касса аппараты теркәлгән.

Контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәүне булдыру максатларында, сәүдә өчен билгеләнгән базарларда, ярминкәләрдә һәм башка сәүдә территорияләрендә сәүдә итүче салым түләүчеләр өчен, салым органнары хезмәткәрләре үткәргән профилактика чараларына игътибар итәргә кирәк. Алар тарафыннан төрле чаралар үткәрелә: мәгълүматлаштыру, консультацияләр бирү, хокук куллану практикасын гомумиләштерү, кисәтү һәм профилактикалау. Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәүне тикшерү Федераль салым хезмәте җитәкчелеге карары нигезендә һәм прокуратура органнары белән килештерелгән очракта гына рөхсәт ителә. Әйтик, беренче яртыеллыкта контроль-касса техникасын куллану буенча 19 тикшерү уздырылган, 19 бозу очрагы ачыкланган. Барлыгы 30,0 мең сумлык штраф санкцияләре бирелгән.

2022 елның июненнән инспекция тарафыннан контроль-касса техникасын куллану турындагы законның мәҗбүри таләпләрне, шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны үтәү һәм закон бозуларны юкка чыгарга мотивацияләү өчен сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда ачык класслар эше яңартылды. Мондый чараларга, беренче чиратта, эшчәнлекләрендә закон бозулар очрагы булган затлар чакырыла. Барлыгы шундый 10 ачык класс үткәрелде.

Идарә кисәтә: касса аппаратын сатып алу һәм теркәү генә түгел, аны сатып алучылар белән исәп-хисаб эшен башкарганда һәрвакыт куллану мөһим! Керемнәрне касса чегын рәсмиләштермичә генә банк картасына күчерү гамәлдәге законны бозу булып тора, моның өчен административ җаваплылык каралган.

Салым органнары сатып алганда касса чегын бирмәүнең бер генә очрагын да игътибарсыз калдырмаска өнди. Заманча технологияләр смартфон ярдәмендә бирелгән чекның дөреслеген һәм чынлыгын тиз һәм уңайлы итеп тикшерергә, шулай ук салым органы тарафыннан ачыкланган хокук бозуга карата шикаять түбәндәге сервиска юлларга мөмкин: «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы аша яки «Чекларны тикшерү» мобиль кушымтасы аша.

Касса техникасын куллану тәртибе турында тулырак мәгълүматны «Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибе» промо-битендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International