“Мирный” микрорайоны юлларын ремонтлауга 63 миллион сум бүлеп бирелде

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

“Мирный” микрорайонында юллар ремонтлана башлады. Планда – Бакый Урманче һәм Сәйдәшев  урамнарындагы асфальтны яңарту. Төзүчеләр эшне башлады инде.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре  буенча Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин Татарстан Республикасы Президентына юлларны ремонтлау һәм Столичная, Сәйдәшев,  урамнарында коллекторны алмаштыру  өчен акча сорап мөрәҗәгать итте, - дип сөйли “Зеленодольск шәһәренең төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча департамент” учреждениесе җитәкчесе Илсур Баһаветдинов.

Республика бюджетыннан барлыгы 63 миллион сум бүлеп бирелде. “Төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча департамент” учреждениесе җитәкчесе сүзләренә караганда, урамнарны ремонтлау эше шушы көннәрдә тәмамланачак.
- Мин ай дәвамында барлык эшләр тәмамланыр, дип уйлыйм, - ди Илсур Баһаветдинов.

Шулай итеп, августта зеленодоллылар Сәйдәшев, Бакый Урманче урамнарының төзек юлларыннан  җилдерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International