Раифа монастыренда РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин булып китте

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Сергей Нарышкин хатыны белән Раифа ирләр монастыренда булды. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Казандагы визиты кысаларында соңгы барган җире булды. Аларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.
Монастырь буенча Всеволод атакай экскурсия үткәрде. Аерым алганда кунакларга Раифадагы ятим балалар приюты  турында сөйләде. Всеволод атакай сүзләренә караганда, биредә балаларның уңышлы үсеше өчен бөтен шартлар да тудырылган: компьютер класслары бар, спорт чаралары еш үтә. “Без аларны теплицада үстергән кебек  тотмыйбыз, балалар олы тормышка әзер булырга тиеш”, – диде ул. Дәүләт Думасы Рәисе монастырь наместнигына изге урынны торгызу эшендә уңышлар теләде.
 18 июльдә Раифа монастыренда шулай ук Казанга бер көн алдан килгән Россия тарих җәмгыяте вәкилләре дә булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International