Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында булды

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий  Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөя утравында булды. Алар үзләре тирәсендә барган хәлне актив фотога төшерде һәм үзләренең микроблогына куйды.

Блоглардан актив файдаланучылар исә фотоларга карата үз фикерләрен бик актив белдерде. Аларга бигрәк тә Миңнеханов – Медведевны, ә Медведев Миңнехановны төшереп торган фото ошаган.

Исегезгә төшерәбез: Дмитрий Медведев кичә “КазанАрена” стадионында узган Универсиада-2013 ябу тантанасының кадерле кунагы булды, дип хәбәр итә ProKazan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International