Зеленодольск районы Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачыла

2013 елның 19 июле, җомга
Зеленодольск районы Норлат авылында яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул башлангыч мәктәпнең беренче катында урнашачак. Бүген биредә реконструкция эшләре бара: идән  яңадан җәелә, бүлемнәр ясала, яктырту челтәре яңартыла. 800 кв м да 3 өстәмә төркем ачылачак. Норлат авылы җирлегендә 1дән алып 7 яшькә кадәр 167  бала исәпләнә, шуларның 96сы мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International