Зеленодольскида Хәрби Диңгез Флоты көне зурлап үткәреләчәк

2013 елның 20 июле, шимбә
Зеленодоллылар өчен бәйрәм 27 июльдә шәһәр күлендә үтә. 15тән 16 сәгатькә кадәр Нептун  белән сәхнәләштерелгән күренеш, балалар өчен концерт, викториналар, асфальтка рәсем ясау конкурсы.  16дан 18 сәгатькә кадәр күлдә судомоделистлар чыгышы. 19 сәгать 30 минутта бәйрәмнең тантаналы өлеше ( Андреевский флаг күтәрелә, җитәкчелек һәм кунакларның котлавы, Горький заводы, ЗКПБ, ЭРА алдынгыларын котлау, бүләкләү). Болар барысы да якынча 22 сәгатькә кадәр дәвам итә. Аннары шәһәр иҗат коллективлары, "Волга-Волга" ВИА концерты. Бәйрәм 22 сәгать 30 минутта салют белән төгәлләнәчәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International