Зеленодольск сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга 300 миллион сум таләп ителә

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Тиздән яшь зеленодоллылар сәламәтләндерү лагерьларында уңайлы шартларда ел әйләнәсе ял итә башларга мөмкин. Муса Җәлил исемендәге һәм “Чайка”лагерьларын заманча итеп төзекләндерәчәкләр. Моның өчен 300 миллион сум акча таләп ителә. “Чайка”да алты ике катлы корпуслар төзү планлаштырыла. Анда медпункт, 360 урынга ашханә урнашачак. Хәзер яшьләр эшләре, туризм һәм спорт идарәсе федераль программага керү һәм 2014 елда реаль ярдәм алу өчен, проект документациясен әзерли. “Чайка”ны реконструкцияләргә 250 миллион сум акча кирәк. Әгәр ярдәм килә икән, лагерь ел әйләнәсендә эшләргә мөмкин. Ул вакытта корпуслар ягып җылытылачак. Аннары инде ул 300дән артык баланы кабул итә алачак. Ә хәзерге биредә 200 бала гына ял итә ала. Муса Җәлил исемендәген лагерь да үз йөзен үзгәртәчәк. Монда да 200гә якын бала ял итә алачак. Биредә дә яңа корпуслар төзү планлаштырыла, искеләре дә реконструкцияләнәчәк. Муса Җәлил исемендәге лагерьны төзекләндерү өчен 50 миллион сум акча кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International