Зеленодольскида коррупциягә каршылык буенча комиссия утырышы киңәйтелгән составта узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, совет рәисләре катнашты. Көн тәртибендәге сорауларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин үзе тәкъдим иткән иде. Ана капиталын акчага әйләндергәндә ялган документлар ясау фактлары билгеле булды. Зеленодольск шәһәре эчке эшләр бүлегенең коррупциягә каршылык, икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре Эдуард Сиражиев кайберәүләрнең балигъ булмаган балаларның торак шартларын махсус начарайтулары турында да сөйләде. Александр Тыгин мондый фактларның бер генә булмавын ассызыклады. Бүгенге көндә бу фактлар буенча тикшерү эшләре бара.
Россия тикшерү комитеты Волжск бүлегенең алтынчы табигатьне саклау буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Фартдинов берничә авыл җирлегендә закон бозу очраклары турында сөйләде. Осиново, Зөя авыл җирлекләрендә хуҗалык кенәгәләренә ялган мәгълүмат язып, җир участокларын рәсмиләштергәннәр. “Суд гаеплеләрне билгелиячәк. Мондый очраклар каталанмаска тиеш”, – диде Александр Тыгин авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп.