Кайнар су белән тәэмин ителеш

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алексадр Тыгин КЭР холдинг, җылылык челтәре, шәһәр башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды. Анда бер мәсьәлә тикшерелде - кайнар су белән тәэмин ителеш. ЖКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов шәһәрдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча эшләр  яхшы бара, моңа департамент үткәргән чаралар тәэсир итә, дип белдерде. ЗПТС җитәкчесе Наил Гыйльметдинов ресурслар бирүчеләр белән килешүләрне турыдан-туры төзү - килеп туган хәлдән чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде. " Бу яхшы тәкъдим, - дип күтәреп алды Александр Тыгин. - Департаментка моны бөтен нечкәлекләре белән өйрәнергә кирәк. Әйдәгез Васильево мисалында  монын мөмкин икәнлеген күрсәтик. Әгәр КЭР холдинг бу проблеманы хәл итүне тәкъдим итә икән, без бу вариантны карарга тиеш. Бурычларны кайдан килеп чыкканны аңламавыбыз аркасында кешеләр  авырлык күрергә тиеш түгел. Бу мәсьәләне ахырга кадәр хәл итәргә кирәк. Бәлки безгә ике контурлы казаннарга күчәргә, ә бәлки, яңа котельныйлар төзергә кирәктер. Әмма болай дәвам итәргә ярамый".  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International