Ел дәвамында кече һәм урта бизнес вәкилләренә 5 баллы шкала буенча милек хокукларын теркәү тизлеген, документларны кабул итү шартларын, теркәлү процедурасын яки аның этапларын электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеген бәяләргә тәкъдим ителде.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләрдән сораштыру квартал саен алып барыла һәм ведомство тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән:
«Быел безнең сораштыруларда 500 дән артык респондент катнашты. Безнең өчен актив позиция һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең профессиональ фикере бик мөһим, һәм без сораштыруда катнашучыларга бик рәхмәтле. Барлык яңгыраган тәкъдимнәр алдагы эшебездә исәпкә алына һәм регионның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә».
Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Татарстан Росреестры тарафыннан махсус чаралар эшләнгән. Алар арасында:
- күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне теркәү вакытын кыскарту (законда билгеләнгән 9 урынына 5 эш көне);
- КФҮтә кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен кабул итүне оештыру (электрон чират терминалында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен аерым төймә бар);
- милек хокукын теркәү турында смс-мәгълүмат бирү. Шулай ук, СМСта күрсәтелгән хезмәтне бәяләү өчен сораштыру узуына сылтама да бар. Сораштыру мөстәкыйль рәвештә дә узарга мөмкин (телеграммада махсус чатбот ярдәме белән https://t.me/msp16_bot?start=48542021сылтамасы буенча).
- документларны теркәү алдыннан әзерләнү өчен түләүсез консультация (эш вакытында көн саен 8(843)255-24-20 телефоны буенча).
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте