Хөрмәтле диңгезчеләр һәм Хәрби-диңгез флтоты ветераннары! Россия Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!
Бу көнне без флот ветераннарын, бүгенге диңгезчеләрне, кораб төзүчеләрне, судно ремонтлаучыларны һәм Ватаныбызның иксез чиксез диңгез киңлекләрендә намус белән хезмәт итеп, илебез халкының тыныч тормышын тәэмин итүчеләрне, фидакяр хезмәте белән Ватаныбызның диңгез белән бәйле тарихының яңа битләрен язучыларны искә алабыз, аларга хөрмәтебезне белдерәбез.
Флот гомер-гомергә Россиянең оборона куәтен ныгытуга, аның бөек диңгез державасы буларак абруен күтәрүгә хезмәт итте. Бу эшкә безнең шәһәребез дә үзенең лаеклы өлешен кертә – Горький исемендәге заводның, “ЭРА” предприятиесенең, проект-конструкторлык бюросының продукциясен Россиядән читтә дә беләләр.
Әлеге матур бәйрәм якынлашканда чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, гаиләгезгә муллык, тынычлык, ветераннарга - озын гомер, яшьләргә – флотның данлы традицияләрен дәвам итүләрен, Ватаныбызның диңгез киңлекләрен саклау һәм яклау эшендә уңышлар телим.