Зеленодольскида җир участокларын рәсмиләштерү һәм күчемсез милек өлкәсендә коррупция билгеле булды

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

Статиситика буенча иң күп коррупция буенча очраклар күчемсез милек һәм җир участокларын рәсмиләштергәндә теркәлә.  Бу Зеленодольскида коррупциягә каршылык комиссиясенең соңгы утырышында билгеле булды. Шуңа күрә сөйләшү дә кырыс барды. Тикшерү органнары  белән расланган фактлар хисләргә урын калдырмады. Киңәшмәне конкрет  очракны тикшерүдән башладылар.

18 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск  районы бүлегенә башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгиннан Реестр идарәсенең Зеленодольск  бүлегендә күп балалы Романовлар фатирын сату-алуны теркәү турында документлар тапшырылуы турында  мөрәҗәгате килеп керде. Билгеле булганча, балигъ булмаган кешенең милкен сатканда опека һәм попечительләр  органнары рөхсәте кирәк. Документлар арасында моны раслаучы документ та була. Әмма, соңыннан билгеле булганча, башкарма комитет мондый документ бирмәгән булып чыга. Ул гына да түгел, шушы номер артында башка карар дөнья күргән була.  
Карарда пичәт тә, эшне башкаручы имзалары да була. Ә эксперт аларның ялган булуын ачыклый!

17 июльдә РФ Җинаятьләр Кодексының 327нче статьясының 1нче бүлеге  (ялган документлар эшләү)  буенча җинаять эше ачыла һәм тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә.
Моның өчен нәрсә булачак? Мондый җинаять өчен реаль срок бирергә мөмкиннәр.
Бу эштә район башкарма комитеты   вәкиленең катнашуы бик ихтимал, чөнки карар номерын бары тик алар гына белә.

– Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесенң мөрәҗәгать итәм.  Гөлнара Маратовна, Сез әле күптән түгел генә билгеләндегез, Сезгә кадәр хокук бозулар күп булган, хезмәткәрләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Коллективны каты тотыгыз. Опека иң беренче чиратта балалар хокукын якларга тиеш,– дип кисәтте Г.Кәримованы А.Тыгин.

Риэлторлар  берләшмәсе вәкиленә дә шуңа ярашлы  киңәшләр бирелде.

Взятка   бирү һәм алу РФ Җинаятьләр Кодексы нигезендә тикшерелә. Әгәр взятка бирүче ирекле рәвештә аны бирү турында җинаять эше кузгатырга мөмкин органнарга хәбәр итә икән, үзе җинаять эшеннән азат ителә.
Киңәшмәдә юкка кына авыл башлыклары катнашмады. Җир мәсьәләләре аларның һәрберсенә кагыла. Ә монда хокук һәм закон бозулар шактый.

 Осиново авыл җирлегендә эшләүче Нәзирә Сабирова үзенең эш вазифасыннан файдаланып, озак вакыт җирне рәсмиләштергәндә үзенә бирелгән акчаны үзләштереп барган. Шундый 12 очрак теркәлгән. Тикшерү барышында Гарипованың шундый 100дән артык җинаять буенча хөкем ителүе билгеле булган.

– Бу район җитәкчелегенең  җирле үзидарә башкарма советлары эшчәнлеген контрольдә тотмавы нәтиҗәсе, – диде Тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Фартдинов.
Зөя  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Конышевага карата җинаять эше кузгатылды. Ул хуҗалык кенәгәсеннән выписка алып, җир участогын үз исеменә рәсмиләштерә, ә ул тарихи кыйммәткә ия булган җир. Россия Федерациясенә китерелгән зыян суммасы 1989000 сум.  Моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Октябрьский  авыл җирлегендә дә  җинаять эше ачылган. Монда инде муниципалитетка 700 сум зыян килгән.

– Хөрмәтле башлыклар, эшегез  үтә җаваплы. Әмма шуны истән чыгармагыз, мондый закон бозулар булган очракта берегезне дә яклап калмаячакмын, үзем органнарга мөрәҗәгать итәчәкмен, – дип киңәшмәгә нокта куйды Александр Тыгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International