Бүген Горький исемендәге мәдәният сараенда Зеленодольск муниципаль район Советының утыз икенче сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валентин Кострин катнашты. Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. 2013 елның беренче ярты еллыгында Зеленодольск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше.
2. 2013 елның беренче яртысында Зеленодольск муниципаль район бюджеты үтәлеше турында.
3. 2013 елның беренче яртысында Зеленодольск муниципаль район башкарма комитетының резерв фонды акчасын файдалану турында.
4. “Ледокол” спорт мәктәбе территориясендә койма тоту белән бәйле эшләр буенча 2012 елның 22 сентябрендәге 141нче муниципаль контрактның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре турында.
5. 2012 елда “ 2011-2015 елларда Татарстан Республикасы Зеленодольск районында халык арасында исерткеч эчемлекләрне, сыра һәм тәмәке куллануны киметү, сәламәт яшәү образын формалаштыру” программасының үтәлеше турында.
6. Зеленодольск муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турында.
7. Экстремизм һәм терроризм. Зеленодольск муниципаль районында мөһим объектларны терроризмнан саклануы.
8. 2012 елның 29 декабрендә Зеленодольск муниципаль район Советының 232нче карары белән расланган 2013 елга Зеленодольск муниципаль район Советының эш планына үзгәрешләр кертү турында.
9. “Зеленодольск муниципаль районы контроль-счет палатасы” муниципаль учреждениесе рәисен билгеләү турында.
10. Зеленодольск муниципаль район Советы карарларын контрольдән төшерү турында.