2013 елның 27 һәм 28 июлендә Зеленодольскида Хәрби Диңгез флоты көне традиция буенча күңелле билгеләп үтелде. Елдагыча бәйрәмдә “М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ актив катнашты. Шимбә көнне, 27 июльдә чираттагы корабльгә нигез салдылар. Аннары бәйрәм шәһәргә күчте, анда заводта эшләүче 7 пар язылышты. Бу истәлекле чара Горький исемендәге мәдәният сараенда узды һәм анда Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты.
Төштән соң шәһәрнең предприятие, оешма җитәкчеләре контр-адмирал Дмитрий Рогачев һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше шәһәр күлендә булды. Шәһәр халкын башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин, М.Горький исемендәге завод, “Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы һәм ЭРА заводы җитәкчелеге котлады. Тантана кысаларында суднолар төзү тармагында эшләүче алдынгы эшчеләрне котладылар. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итеп, салют белән төгәләнде.