Быел бәйрәм мәйданчыгын яңа локация - электрокаминлы фотозона, Кыш бабай һәм Кар кызы тулыландырды. Балаларның шатлыгына Кыш Бабай бәйрәмгә дип алып килгән җигүле ат ике сәгать буена барлык теләүчеләрне йөртте. Шул ук вакытта олылар алачыкта кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Хәтта Кар патшабикәсенең бозлы йөрәге дә елмаюлардан, көлке һәм хәрәкәтле күңел ачулардан эреп бетте.
Укуда һәм спортта аерылып торган 98 бала Раифа авыл җирлеге Башкарма комитетыннан һәм җирле эшмәкәрләрдән бүләкләр алды.