Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Мәскәү-Түбән Новгород - Казан - Екатеринбург маршруты буенча югары тизлекле тимер юл магистрален төзү әйләнә тирә мохиткә тәэсире турында мәгълүмат халык алдында тыңланды. Әлеге чарада транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты.
Җыелышта магистраль төзелешенең бөтен нечкәлекләре, техник детальләре, шулай ук тимер юл салуның рекомендацияләнгән варианты каралды. Шулай, ВСМ-2 трассасының Казанга Чабаксар ягыннан “Казан-2” төньяк тимер юл вокзалы аша керү каралган.
Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгатьтә, Түбән Новгородка -1,5 сәгатьтә, ә Чаллыга кадәр 40 минутта барып җитеп булачак. Сафин сүзләренә караганда, ВСМ-2 пәйда булу белән, башка поездлар саны кимемәячәк.
Мәгълүматны тыңлау өчен иҗтимагый оешма әгъзалары, битараф булмаган кешеләр килеп, үз фикерен җиткерде.