ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яңа ел бүләкләре тапшырды

2022 елның 31 декабре, шимбә

«Гнездышко» социаль приютында, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Зеленодольск районынан мобилизациялүнечеләрнең балалары Ренат Искәндәр улыннан татлы бүләкләр алдылар.

Шулай ук, ул Казаннан Азалия Әхмәтованың хыялын да тормышка ашырды. Кыз үзенең укуы өчен принтер булуын һәм әлеге теләге турында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе сайтында язып калдырган. Яңа ел алдыннан Азалиянең хыялы тормышка ашты.

Татлы бүләкләрдән тыш, «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең өчесенә Ренат Мистахов күзләрен төзәтү өчен коррекция күзлеге бүләк итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты педагогларга һәм ата-аналарга яшь буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, могҗизаларга ышаныч һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International