Зеленодольскида берничә яңа котельный урнаштырачаклар

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Быел районның берничә авыл җирлегендә блок-модульле котельныйлар урнаштырырга планлаштыралар. 
Карамалы Тауда, Октябрьский һәм Әйшәдә җылылык блокларын балалар бакчасына һәм мәктәпкә куялар. Васильевода да, ниһаять, Шевченко һәм Первомайский урамнарында яшәүчеләрнең михнәтләре тәмамланачак. Мостопоездның тузган котельныйларыннан файдаланган бу йортларга хәзер 1,7 МВт куәтле котельныйлар куячаклар. Акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International