Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Васильево бистәсендә яңа бассейн ачтылар. Тест режимында эшләгәннән соң Яңа ел бәйрәмнәрендә бассейн тулы көченә эшли башлады, 8.00-21.00 сәгатьтә 45 минутлык йөзүләр оештырылды.
Васильевлылар арасында «Дулкын" зур популярлык казана, язып алынган абонементлар саны көннән-көн арта бара.
"Элек Йөзү белән шөгыльләнү өчен Зеленодольск һәм Казанга бардык. Хәзер барысы да үз йортыбыз янында!" – дип, бистә халкы сөенә»